+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 июль 2025, 18:17

Министр эшкуарлар белән очрашты

Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко Уфа районы биләмәсендә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар белән очрашты.Зөһрә Мәүлетбай кызы эшкуарлар белән эшлекле әңгәмә корып, аларга бизнесларын үстерү буенча киңәшләр бирде һәм мондый башлангычларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Министр эшкуарлар белән очраштыМинистр эшкуарлар белән очрашты
Министр эшкуарлар белән очрашты
“Районда актив һәм креатив эшкуарлар бик күп. Очрашу вакытында креатив индустрияләрне үстерү мәсьәләләре күтәрелде: урында икмәк пешерү цехы ачу һәм кием бренды булдыру мөмкинлеге тикшерелде. Моннан тыш, туризм юнәлеше дә читтә калмады”, – дип язды Зөһрә Гордиенко социаль челтәрдәге битендә.
Аннары министр Уфа районы хакимиятенең бизнес-шерифы белән берлектә туристик нокталар буйлап йөреп чыкты. Делегация Зубово авылындагы “Твое дерево” үсемлекләрне микроклональ үрчетү үзәгендә, Чесноковка авылындагы “Близкий круг” ял базасында булды.
Мондый очрашулар эшкуарлык һәм туризмны үстерүдә зур әһәмияткә ия. Алар турыдан-туры эшкуарларның фикерләрен ишетергә, мәнфәгатьләре һәм проблемалары белән танышырга, шулай ук дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән ярдәм чаралары хакында җиткерергә мөмкинлек бирә. Кыскасы, бу эшкуарлыкны үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен бик мөһим адым.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас