

Конкурсны «Бердәм Русия» үткәрә. Катнашуның төп критерие – журналист материалларының IТ-тематикага туры килүе.
Җиңүчеләр 15 ноябрьгә кадәр билгеләнәчәк, ә бүләкләү тантанасы 2025 елның 1 декабрендә булачак. Партия проекты кураторы, Дәүләт думасының мәгълүмат сәясәте комитеты әгъзасы Антон Немкин сүзләренчә, конкурсны оештыручылар технологик үзгәрешләрне теркәп кенә калмый, ә аудиториягә аларның мәгънәсен аңларга ярдәм итә торган эшләрне көтә.
– Мәгариф һәм медицинадан алып сәнәгатькә һәм дәүләт идарәсенә кадәр төрле өлкәләрдә санлы чишелешләрнең гамәли кулланылышын ачучы материаллар аеруча кыйммәтле, – дип билгеләп үтте Антон Немкин.
Конкурс турында тулырак монда: https://digitaljournalist.ru/