+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 июль 2025, 05:13

Каен җиләген чиләкләп җыйдык!

Туган ягым урман-кырлары башка табигать нигъмәтләре белән дә мулдан сөендерде

Каен җиләген чиләкләп җыйдык!Каен җиләген чиләкләп җыйдык!
Каен җиләген чиләкләп җыйдык!

Элегрәк: “Нинди ел фасылын яратасың?” – дип сорасалар, һичшиксез: “Җәйне”, – дия идем. Әллә туган көнне көтеп алгангамы, җылы, ямьле булгангамы, күңел җәйне якынрак итә иде. Ә менә хәзер елның барлык фасылларын да үз итәм. Көзне – алтын-сары, чагу, алмалы, миләшле, бәрәңгеле, кабаклы булган өчен, кышны – кар-бураннары, кабатланмас кар бөртекләре, тылсымлы мизгелләре өчен, язны – яңа сулыш, яз тәме, табигатьнең йокыдан уянып, гүзәллеккә төренүе, җылы яктан кошлар кайтуы өчен, ә җәйне? Җәйне инде, күпләрегез кебек, җиләк-җимешле, чәчкәле, озын көнле, кыска төнле, җылы яңгырлы булганы өчен яратам!

Шулай итеп, җәйне без быел ял итүдән башладык! Иң беренче көненнән, әйе!
Менә быел, ичмасам, җәй тәмен ничек бар, шулай татыдык! Авылга кайтып, әти-әниләрнең хәлен белдек. Үләнле чәйләр эчтек, кайнар мунчалар кердек, кычыткан һәм әрекмән яфрагы төнәтмәләре белән чәчләрне юдык. Әтәч гөмбәсе эзләдек һәм табып сыйландык. Балык тоттык! Ә иң мөһиме, туйганчы җиләк җыйдык: каен, бакча, җир, кура җиләкләре. Аеруча каен җиләген сагынып, яратып җыйдым. Әти-әни яшәгән Аскын районы яланнарында ул ятып җыярлык. Шулай иттем дә инде. Моннан ике ел элек, хәтерләсәгез, бөтенләй җиләксез ел булды. Шунда, бәбәй көткән чагымда, җиләкне туңдырылган килеш түгел, ә өзеп ашыйсы килде. Юк кына бит! Менә шунда булмаганы өчен быел кирәген бирдем. Дүртәр, бишәр, сигезәр литр каен җиләкле булдык. Олы апам бер барганда бөтенләй уналты литр җыеп кайтты. Каен җиләге бу! Мин җыйган арада ирем бала карады. Ул бакча, яисә кура җиләген җыярга чыкканда, мин карадым. Алмашлап, кышка күпме җимеш, витамин әзерләдек. Ә инде җир җиләгенә балалар белән барып, туйганчы ашап, табигать кочагында күңел ачып, туган ягыбызның хозурлыгына сокланып, илһамланып кайттык. Шулай җәйнең тәмен җиләктә күрдек.
Отпуск артта калды. Менә хәзер җиң сызганып эшкә тотынырга әзербез. Ничек дисезме? Икенче декрет ялыннан соң “Кызыл таң”га янә эшкә чыктым. Саумысыз, гәзит укучылар!

Энҗе САДЕРТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас