+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 июль 2025, 09:35

"Рәхәт"тә рәхәт, оештыручыларга рәхмәт!

Бүген биредә аерым бер мөхит!

"Рәхәт"тә рәхәт, оештыручыларга рәхмәт!"Рәхәт"тә рәхәт, оештыручыларга рәхмәт!
"Рәхәт"тә рәхәт, оештыручыларга рәхмәт!

Безнең халык борын-борыннан сәламәтлегенә зур игътибар биргән. Мунча алар өчен чистарыну урыны гына түгел, иммунитетны күтәрү, сихәтләнү урыны да булып тора. Төрле дару үләннәре җыеп чабыну, бал белән массаж ясау – күп авырулардан дәва булып тора. Хәзер бу акча эшләү ысулы да. УФада үткән искиткеч бәйрәмгә 25 меңләп кеше килүе билгеле, анда якын чит илләрдән дә кунаклар бар.

Мунча мәдәниятенә багышланган чараны ачу тантанасы фитнес-марафоннан башланды. Бизнес-зарядканы Олимпия уеннары чемпионы, фехтование буенча атказанган спорт мастеры Аделина Заһидуллина һәм Паралимпиада уеннарында ике тапкыр көмеш һәм бронза медальләр яулаган атказанган  спортм астеры Анна Кулинич-Сорокина үткәрде.

Фестивальнең төп чарасы – мунча осталарының авторлык шоу программалары тора: алар утыздан артык кешене коллектив парлау программасына алып керә. Шулай ук мунча ясаучылар үзләренең мунчаларын презентацияли. Мунча чемпионатында җиңгән чемпион бүген Идел буе федераль округыны ңсайлап алу этабында катнашачак, җиңүче август аенда Суздаль шәһәрендә бөтенрусия финалында округ исеменнән катнашачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас