+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 июль 2025, 03:45

Үзең белән нәрсә алырга?

Башкортстанда инде өченче тапкыр “Рәхәттә” дип аталган фестивальне халык яратып кабул итте.


Бүген дә фестивальдә оештыручылар мунчаларда кулланыла торган иң яңа ысулларны күрсәтергә әзерләнә. Бу Уфа халкына һәм кунакларына гаилә белән шәһәрдә үткәрү өчен яхшы вакыт, бер уңайдан чара кысаларында шәһәр туризмы да пропагандалана. Фестиваль кунакларын мәдәни һәм спорт чаралары, эшлекле очрашулар, фитнес-күнегүләр, мастер-класслар, шоулар, Россиянең әйдәп баручы пар осталарыннан коллектив парлаулар, релаксацион практикалар һәм массаж зоналары, суда күңел ачулар, күбекле дискотека, гастрофестиваль һ.б. көтә. Күңел ачу өлешеннән тыш, форум бизнесны үстерүгә, сәламәтлекне ныгытуга һәм социаль ярдәмгә юнәлдерелгән.

Башкортстан Хөкүмәте ярдәмендә оештырылган әлеге сәламәтлек һәм туризм форумын чын-чынлап уникаль дип атарга була. Аңа Мунча чемпионаты, эшлекле программа, спорт активлыгы, балалар һәм фитнес программасы керә. Әйткәндәй, форум БРның Вакыйгалы чаралары исемлегенә кертелде һәм сәяхәт.рф сайтында билгеләп үтелде.

Программа барышында сәламәтлек темасына Русия, Башкортстан һәм чит илләрдән килгән билгеле экспертлар чыгыш ясаячак. Алар арасында билгеле клиникалар, шифаханәләр җитәкчеләре, медицина фәннәре кандидатлары, халыкны сәламәтләндерүдә зур тәҗрибәгә ия кешеләр чакырылган. Шулай ук “Рәхәттә” чарасы кысаларында Республиканың барлык эре шифаханәләре дә үзләренең яңартылган программалары белән тәкъдим ителәчәк.

Фестивальдә мунча процедураларында катнашырга җыенучыларга үзләре белән резина аяк киеме һәм мунча кирәк-яраклары алып килергә киңәш итәләр.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Автор:Резида Валитова
Читайте нас