+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 Июля 2025, 03:15

Уфа - илнең мунча башкаласы

Башкаланың “Кашкадан” мәдәният һәм ял паркында “Рәхәттә” дип аталган  Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивалендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров та булды.

Уфа - илнең мунча башкаласыУфа - илнең мунча башкаласы
Уфа - илнең мунча башкаласы

“Фестиваль Русия территориясендә һәм аннан читтә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен үз эченә алган мунча культурасы белән кызыксынучыларның барысын да җәлеп итә. Мондый чаралар кунакларга һәм катнашучыларга бу юнәлештә иң яхшы тәҗрибәләрне белергә генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвешенә кушылырга да ярдәм итәчәк”, – дип билгеләде Андрей Назаров.

Республика Министрлар кабинеты җитәкчесенә Башкортстан шифаханәләренең казанышларын, оста һөнәрчеләрнең эшләрен күрсәттеләр. Андрей Назаров чарада катнашучыларның стендлары экспозицияләре белән танышты. Быел бу вакыйга илнең 10нан артык субъекты вәкилләрен берләштерде.

“Безгә Беларусь Республикасы, Германия һәм, әлбәттә, илебезнең төрле почмакларыннан экспертлар кушылды – Чувашстан, Краснодар крае, Чиләбе өлкәсеннән, Тверь, Түбән Новгород, Казаннан, Алтай Республикасы, Ямал-Ненец һәм Ненец автономияле округларынан катнаштылар. Чараның шундый киң географиясен исәпкә алып, Уфа “илнең мунча башкаласы” дип аталу хокукына дәгъва итә. Без көн тәртибенең киңәюен күрәбез, бу фестивальнең популярлыгы, димәк, Русия Федерациясендә Башкортстанның популярлыгы да сизелерлек артты”, — дип өстәде Андрей Назаров.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас