

Башкалада гына да атна кысаларында 30дан артык төрле мәдәни вакыйга, күргәзмәләр, мастер-класслар һәм эшлекле очрашулар көтелә.
Уфаның Совет мәйданында кичке концертлар «Армия мәдәнияте көннәре»нең якты вакыйгасы булачак.
Кунакларны «Көз романтикасы» III халыкара классик музыка фестиваленең, «Геройлар вакыты» IV Бөтенрусия патриотик җыр конкурсының иҗади программалары, шулай ук Русия Армиясенең Үзәк академия театры артистлары һәм Ленинград, Үзәк һәм Көньяк хәрби округларының фронт иҗат бригадалары артистлары катнашлыгында Русия Геройларына багышланган «Безнең маяклар» кичәсе көтә.
Башкортстанда «Армия мәдәнияте көннәре»нең Ватанны саклаучылар елында, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елында, Бөек Җиңүнең 80 еллыгында узуы символик мәгънәгә ия.
- Фестиваль кысаларында башкалада гына түгел, республиканың барлык районнарында да көн саен чаралар узачак. Уфаның Совет мәйданында 22 августтан 27 августка кадәр барлык теләүчеләрне 18:00 сәгатьтән көтеп торачак төп иҗат кичәләре - музыка сөючеләр өчен зур бәйрәм, әмма безнең театрлар, музейлар, китапханәләр бу көннәрдә шулай ук аерым тематик программалар тәкъдим итәчәк, шуңа күрә һәркем күңеленә хуш килгән чара табачак, – дип билгеләп үттеләр оештыру комитетында.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте