

Мобиль Интернетны сүндерү дроннарның (БПЛА) координациясенә һәм навигациясенә комачаулый, шулай ук аларның һөҗүм итү төгәллеген киметә дип санала. Бу – халык иминлеге өчен вакытлыча чара. Интернетны сүндергән яки пилотсыз очу аппаратларын күргән очракта нишләргә?
Якын-тирәдә ышык урыннар булмаса, башыгызны кулларыгыз белән каплап җиргә ятыгыз, бигрәк тә дронның сызгыруы ишетелсә. БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән яки ватылган конструкцияләргә кагылмаска һәм төшкән дронга якын килмәскә кирәк, чөнки анда шартлаткыч матдәләр булырга мөмкин.
Әгәр сез автомобильдә яки җәмәгать транспортында булсагыз, кичекмәстән туктагыз, двигательне сүндерегез һәм салоннан чыгыгыз. Автомобиль кыйпылчыклардан сакламаячак, ә пыяла ватылганда җәрәхәтләнергә мөмкин. Машинадан төшкәч, якындагы ышык урынга узарга кирәк, бу – метро, паркинг булырга мөмкин.
Әгәр сез бинада булсагыз, тәрәзәдән читкә китегез. Алдан ук йортта хәвефсез зонаны билгеләгез, ул – санузел, кладовка яки коридор булырга мөмкин. Лифттан кулланмагыз: электр челтәрләре зарарланган очракта, лифтта калу куркынычы бар.
Дрон һөҗүм иткән урында телефон куллану, БПЛА төшкән урыннар кадрларын теләсә нинди ачык чыганакларда күрсәтү шулай ук катгый тыела. Бу мәгълүматлар буенча дошман яңа һөҗүм әзерләргә мөмкин.
Исегездә тотыгыз: тынычлык сакларга кирәк. Әгәр дә БПЛА һөҗүме шаһиты булсагыз, хәвефсез урыннан ашыгыч хезмәтләргә 112 номеры буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.