Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы 4-10 август көннәрен Күкрәк сөте белән тукландыруны популярлаштыру атнасы дип игълан итте.
Күкрәк сөтен имезү-ул туклану ысулы гына түгел. Бу ана белән бала арасында тирән, ныклы бәйләнеш булдыруның мөһим өлеше. Бу бәйләнеш ана карынындагы үсеш чорында ук башлана. Туганнан соң, кендеге киселгәч, сабый физик яктан әнисеннән аерыла — тик нәкъ менә аның җылысы, исе, тавышы, йөрәк тибеше һәм имезгәндә кагылуы балага карындагы кебек саклану хисе бирүне дәвам итә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәре буенча, күкрәк сөте — яңа туган баланың ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә торган уникаль, балансланган продукт. Ул 500дән артык туклыклы компоненттан тора, җиңел үзләштерелә һәм сабыйның гармонияле үсешенә ярдәм итә.
Һәр әни үз баласын даими һәм тулы канлы имезүнең мөһимлеген аңларга тиеш. Бу сабыйның физик һәм интеллектуаль үсеше өчен иң яхшы шартлар тудырачак, шулай ук хатын-кызның үз хәлен һәм сәламәтлеген яхшыртачак.