

Экспедиция Башкортстанның Мәгариф министрлыгы, Евразия фәнни-мәгариф үзәге, «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелүче Уфа вузара кампусы ярдәмендә үткәрелә. Катнашучыларны уен индустриясенең әйдәп баручы белгечләреннән лекцияләр һәм осталык дәресләре көтә.
Экспедиция программасы гаять бай һәм түбәндәгеләрне үз эченә ала:
галимнәр, студентлар һәм технологик лабораторияләр вәкилләре белән тикшеренүләр һәм интервьюлар;
урындагы үзенчәлеккә нигезләнгән уенның уникаль концепциясен эшләү;
Башкортстанның этнографик элементларын өйрәнү һәм Турахан мавзолееның визит-үзәгендә артефактларны уен объектларына күчерү буенча осталык дәресләре;
уен прототибын турыдан-туры эшләү һәм гамәлгә ашыру;
кыр эшләре;
яшүсмерләр катнашлыгында тестлаштыру;
VK play, ninsar һәм башка уен студияләреннән профессионаллар белән эшләү;
шәһәр мохитендә уен өчен визуаль һәм тавыш бизәлешен эзләү буенча кичке тикшеренү программалары; экспертлар, югары уку йортлары вәкилләре һәм индустриаль партнерлар өчен финал проектларын ачык презентацияләү.
Фото: pravitelstvorb.ru