+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 август 2025, 07:55

БСТ каналында призлар уйнатылачак

Башкортстан телевидениесендә туры эфирда призлар уйнатылачак.

БСТ каналында призлар уйнатылачакБСТ каналында призлар уйнатылачак
БСТ каналында призлар уйнатылачак
Чәршәмбе көнне, 6 августта, БСТ телеканалында иртәнге «Сәлам» тамашасының туры эфирында 07.45 сәгатьтә матбугат басмаларына язылучылар арасында призлар уйнатылачак.

Гәзит-журналларга язылучылар «Языл һәм җиңеп чык» (икенче яртыеллыкка, шулай ук 2025 елга язылу) акциясендә катнашачак.

Мотоблок, суыткыч, телевизор, ноутбук һәм робот-пылесос уйнатылачак. Мондый бүләкләргә «Республика Башкортостан» нәшрият йорты акционерлар җәмгыятенең ике басмасына язылучы һәркем ия була ала. Барлык нечкәлекләр сайтта: https://podpiska.rbsmi.ru/.

Исегезгә төшерәбез, 1 сентябрьдән 2026 елның беренче яртысына язылу кампаниясе башлана. Почта бүлеге аша гына түгел, онлайн-язылу аша да. https://rbsmi.ru/ сайтында берничә минут эчендә язылырга мөмкин.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас