+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 август 2025, 06:30

Башкортстанда “Баланы мәктәпкә җый” акциясе үткәрелә

МХОда  катнашучыларның балалары, инвалид балалар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән, шулай ук Русиянең яңа төбәкләреннән балалар адреслы ярдәм алырга мөмкин.

Башкортстанда “Баланы мәктәпкә җый” акциясе үткәреләБашкортстанда “Баланы мәктәпкә җый” акциясе үткәрелә
Башкортстанда “Баланы мәктәпкә җый” акциясе үткәрелә

- Күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр өчен яңа уку елына әзерләнүдә ярдәм артык булмый. Былтыр гына да безнең депутатлар, эшмәкәрләр һәм төбәкләрдә яшәүчеләрнең актив катнашында Белем көненә әзерлек эшендә бөтен ил буенча 287 мең укучы ярдәм алды. Быел да без иң кирәкле әйберләрне-уку һәм иҗат өчен җыелмаларны, мәктәп формасын, рюкзакларны, спорт инвентарен җыярбыз. Акция барышында свода катнашучыларның балаларына һәм яңа төбәкләрдәге балаларга аерым игътибар бирәчәкбез, - диде «Бердәм Русия» Генсоветы секретаре Владимир Якушев.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас