+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 август 2025, 06:16

Уфада "Ритейл көннәре" узачак

20-21 августта бизнес һәм хакимиятнең «Уфада ритейл көннәре» төбәкара форумы узачак. Бу мөһим тармак чарасы Идел буе федераль округының ваклап сату өлкәсендә профессионалларны һәм экспертларны җыячак. Форумда катнашучылар ваклап сату базарындагы вәзгыять һәм ритейлдагы заманча трендлар турында фикер алышачак.

Уфада "Ритейл көннәре" узачакУфада "Ритейл көннәре" узачак
Уфада "Ритейл көннәре" узачак

Планлаштырылган чаралар арасында - «FMCGның төп трендлары һәм аларның базарга йогынтысы» аналитик сессиясе, "Сила территории: от локального к глобальному. Стратегии развития и роста" һәм "Коммерческая недвижимость: развитие и перспективы рынка" дип аталган "түгәрәк өстәл"ләр. Шулай ук, товар запасларын оптимальләштерү буенча осталык дәресләре үтәчәк. Моннан тыш, форум кысаларында махсуслаштырылган күргәзмә һәм сәүдә-сатып алу сессиясе узачак.

Форумны үткәрү урыны: "Торатау" Конгресс-холлы (Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 2нче йорт).
Телефон: +7 495 323 71-07.

Теркәлү өчен сылтама: ufa.retaildays.ru

Е-mail: info@retailevent.ru.

Форум программасы белән биредә танышырга була: ufa.retaildays.ru

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас