+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 август 2025, 16:48

Креатив индустрияләрне үстерү - көн таләбе

Радий Хәбиров Стәрлетамакта Креатив индустрияләрне үстерү советының күчмә утырышын уздырды.

Креатив индустрияләрне үстерү - көн таләбеКреатив индустрияләрне үстерү - көн таләбе
Креатив индустрияләрне үстерү - көн таләбе

9 августта Стәрлетамакта «Сәүдәгәр 2.0» V кунакчыллык фестивале мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү буенча республика советының күчмә утырышын уздырды.

Анда Хөкүмәт әгъзалары, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, эшкуарлыкны үстерү өчен җаваплы муниципаль хакимият вәкилләре, иҗат коллективлары һәм остаханәләре җитәкчеләре, эшкуарлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Башкортстан Башлыгы катнашучыларны быел беренче тапкыр 8 августта билгеләп үтелгән Креатив индустрияләр көне белән котлады. Төбәк җитәкчесе шулай ук республикада иҗат бергәлегенә ярдәм итү инфраструктурасын формалаштыруның төп этаплары турында сөйләде.

- Бүген без Советның икенче утырышын үткәрәбез. Аның бурычы – креатив индустрияләр өлкәсендәге эшнең төп юнәлешләрен билгеләү, - дип билгеләде Радий Хәбиров. – Беренче очрашуыбыздан соң без, беренчедән, «Башкортстан Республикасында креатив индустрияләрне үстерү турында» Закон, шулай ук икътисадның бу өлкәсен җайга сала торган норматив-хокукый актлар кабул иттек. Мондый проектларга ярдәм итү системасын булдырабыз. Стратегик эшләнмәләр үзәге каршындагы Креатив индустрияләрне үстерү дирекциясен, продюсерлар клубын эшләтеп җибәрдек. Инвесторлар мәсьәләләрен оператив хәл итү һәм аларга ярдәм итү чараларын күрү өчен даими рәвештә «Креатив индустрияләр сәгате» үткәрәбез.

Төбәк җитәкчесе муниципаль дәрәҗәдә бу эшне бизнес-шерифлар – хакимият башлыкларының эшкуарлыкны үстерү өчен җаваплы урынбасарлары алып барачак, дип өстәде.

– Без муниципалитетлар белән актив эш башладык инде, җиде сынау территориясен билгеләдек, алар – Уфа, Стәрлетамак, Агыйдел һәм Сибай, Белорет, Бөре һәм Чишмә районнары. Алар үрнәгендә идарә итү системасын алга таба бөтен республикага тарату өчен карарлар чыгарачакбыз, – диде Радий Хәбиров.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас