

«Башкортстан сода компаниясе» җәмгыятенең «Каустик» җитештерү мәйданчыгында технологик инцидент булган, аның нәтиҗәсендә якынча 15 кеше зыян күргән.
Һәлак булучылар юк.
Авария урынында оператив хезмәтләр урнашкан, штаб төзелгән.
Авария-тергезү эшләре алып барыла. Әйләнә-тирә мохитнең сыйфатына контроль оештырылды, диелә оператив хәбәрдә.
Фото: "Башинформ"