

Экология министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсенең контроль-күзәтчелек эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Юнер Вахитов билгеләп үткәнчә, алынган һәм анализланган мәгълүматларга караганда, пычраткыч матдәләр буенча билгеләнгән нормативларның (ПДК) артуы теркәлмәгән.
Ведомство экологик хәлне контрольдә тотуын дәвам итә.
Һәлакәт урынында «Башкортстан сода компаниясе» җәмгыятенең гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы уздырылды. Анда «БСК» җәмгыятенең башкарма директоры Александр Пименов, оператив һәм ашыгыч хезмәтләр, хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.
Нәтиҗәләрне бетерүгә 134 кеше һәм 42 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
Вәзгыять контрольдә тотыла.
Фото: "Башинформ"