- Бу нинди реестр?
- Быелдан Русиядә хәрби исәпкә алуның электрон реестры эшли башлый. Бу - шундый мәгълүматлар базасы, ул автомат рәвештә хәрби бурычлылар турында мәгълүмат җыя, аларны исәпкә куя һәм гражданнар турындагы белешмәләрне актуальләштерә. Хәрби бурычлы русиялеләрнең бу электрон базасына керү мөмкинлеге Русия Оборона министрлыгында гына булачак.
Ашыгыч рәвештә резервчыларны военкоматка чакырырга кирәк булганда (ә бу мәҗбүри мобилизация түгел, резервчыларны даими рәвештә сборларга һәм медицина тикшеренүләренә җыялар), бу инде заманча технологияләр ярдәмендә - "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша эшләнәчәк.
- Белдерү миңа повестка килде дигәнне аңлатамы?
- Юк, повестка түгел! Хәрби исәптә запаста торган гражданнарга элек хәрби бурычлылар турындагы мәгълүмат язма рәвештә сакланган, ә хәзер электрон рәвештә дә булачак, аларның мәгълүматларын военкоматлар базасына күчергәннәр, дигән хәбәр килә. Ягъни Ватан ир-егетләргә: "Дустым, үзеңнең хәрби бурычлы булуыңны онытма", - ди.
- Мондый белдерү килсә, нишләргә?
- Бернәрсә дә эшләргә кирәкми. Бу чакыру да, гамәлләр өчен нигез дә түгел. Хәбәр бары тик мәгълүмати характерда гына һәм сезне бернәрсәгә дә мәҗбүр итми. Кызыксыну өчен сылтамалар буенча күчеп, үз мәгълүматларыгызны чагыштыра аласыз.
- Хәбәрне повесткадан ничек аерырга?
- Электрон повестка кәгазь кебек үк күренә, ә тагын документның дөреслеген раслау өчен кирәкле санлы имза да бар. Электрон повесткада түбәндәгеләр күрсәтелгән:
1. хәрби хезмәткә чакырылучының исеме һәм фамилиясе;
2. яшәү урыны;
3. килү датасы һәм вакыты;
4. чакыру сәбәбе;
5. военкомат адресы;
- Повестканы игътибарсыз калдырсаң, нәрсә була?
- Әгәр дә повестка турындагы хәбәрне «онытсаң» һәм укымасаң, 7 көннән ул тапшырылган дип саналачак. Шуннан соң хәрби хезмәткә чакырылучыга "Дәүләт хезмәтләре"ндә күрсәтелгән телефоннан шалтырачаклар, аның янына прописка адресына хәрби комиссариат хезмәткәрен җибәрәчәкләр һәм, әгәр кешенең килүдән баш тартуы аңлашылса, административ хокук бозу турында беркетмә төзиячәкләр. Әгәр гражданин бу очракта да үзенең вакытында нигә килмәгәнлеген аңлату өчен килмәсә (ә сәбәбе, чыннан да, төрле булырга мөмкин: авырып киткән, командировкада булган, чит илдә яисә башка төбәктә ял иткән, болар барысы да нигезле сәбәпләр), әгәр дә нигезле сәбәпләр булмавын ачыкласалар, суд штраф һәм чикләүләр турында карар кабул итәчәк: автомобилен теркәмәү, милек белән алыш-биреш итүне тыю, кредитлар рәсмиләштерүдә каршылыклар, шәхси эшкуарлык эшчәнлеген туктату һәм башкалар. Шунысын да белү мөһим: суд карары военкоматка килү бурычын бетерми!
Фото: "Башинформ" агентлыгы