+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 август 2025, 10:14

Юлда янә үлем...

Аллаһ сакласын!

Юлда янә үлем...Юлда янә үлем...
Юлда янә үлем...

Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авария бүген иртән Кага - Иске Собхангол автоюлының 24нче чакрымында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Рено Сандеро» машинасы руле артындагы 24 яшьлек урындагы кеше идарәне югалткан һәм юл кырыена чыгып очкан.

Юл-транспорт һәлакәтендә 19 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән үлгән. Машина водителе үзе һәм аның тагын бер пассажиры дәваханәгә озатылган. Билгеле булганча, егет элегрәк машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

Хәзер һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Фото: ЮХХДИ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас