+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 август 2025, 04:40

Элемтә ышанычлы булачак!

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары СВО яугирләренә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде.

Элемтә ышанычлы булачак!Элемтә ышанычлы булачак!
Элемтә ышанычлы булачак!

– Бу юлы без соңгы буын элемтә системалары сатып алдык, – дип хәбәр итте парламент Рәисе Константин Толкачев. – Бу җайланма радиоэлектрон көрәш комплекслары (РЭБ), команда пунктлары, пилотсыз очкычлар, рацияләр һәм башка коммуникация чаралары эше өчен нигез булачак. Ул техник таләпләргә тулысынча туры килә һәм хәрби подразделениеләр арасында ышанычлы элемтә тәэмин итәчәк.
Без якташларыбыз хезмәт итә торган барлык подразделениеләр белән диярлек аралашабыз һәм аларның мөрәҗәгатьләренә һәрвакыт җавап бирәбез. Ярдәм сугышчыларның үзләре һәм сугышчан подразделение командирларының соравы буенча формалаштырыла. Былтыр гына да 150 миллион сумнан артык ярдәм җыелды һәм җибәрелде, СВО зонасында иң кирәкле әйберләр сатып алынды. Бу эш көндәлек режимда, шул исәптән парламент каникуллары вакытында да дәвам итә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас