+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
19 август 2025, 04:32

Үлем таратып баемакчы булганнар

"Кара сакалың кая барсаң да калмый, артыңнан ияреп бара", дигәнгә ышанмаган өч бәндә аларның эзенә төшмәсләр дип уйлаган. Кемнәр алар?

Үлем таратып баемакчы булганнарҮлем таратып баемакчы булганнар
Үлем таратып баемакчы булганнар

Тәртип сакчылары мәк орлыгы кыяфәтендә наркотиклар тарату белән шөгыльләнүче җинаятьчел төркемдә катнашучыларны тоткарлаган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2022 елның 4 апрелендә ведомствоның Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре җинаять эшчәнлегенә катнашлыгы булуда шикләнелүче өч кешене тоткарлаган. Аларның яшәү һәм теркәлү урыннарында үткәрелгән тентүләр нәтиҗәсендә матди дәлилләр: 942 килограммнан артык наркотик катнашмалар салынган мәк, күпсанлы таблеткалар, шулай ук җинаять эшчәнлеген оештыру өчен кулланыла торган техник чаралар — смартфоннар, ноутбуклар, планшетлар, тышкы каты дисклар, SIM - һәм flash-карталар табылган һәм тартып алынган. 4 миллион сумнан артык акча, шулай ук автомобиль дә конфискат исәбендә.

Җинаятьчел төркемнең барлык катнашучыларына да гаепләүләр белдерелгән булган. Әмма аларның икесе - Октябрьский шәһәреннән 51 яшьлек ир һәм 48 яшьлек хатын - 2023 елның ноябренә билгеләнгән суд утырышын игътибарсыз калдырган, яклаучылар һәм суд белән элемтәгә чыкмаган. Аларны - федераль, ә соңрак халыкара эзләүгә игълан иткәннәр.

Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре Октябрьский шәһәреннән коллегалары белән берлектә Росгвардия ярдәме белән Уфадагы элиталы торак комплексларының берсендә арендага алынган фатирда качып яткан гаепләнүчеләрне тоткарлаган. Эшне судка җибәргәннәр. Тоткарланучыларны тикшерү изоляторына урнаштырганнар. Аларның бер әшнәсе элегрәк катгый режимлы холык төзәтү колониясендә утырып, 12 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган.

Фото: "Башинформ"

Үлем таратып баемакчы булганнар
Үлем таратып баемакчы булганнар
Автор:Резида Валитова
Читайте нас