

Башкортстан Хәрби комиссариаты мобилизацион резервка кергән гражданнарга мөмкин булган ташламалар турында хәбәр итте. Ведомствода аңлатуларынча, мобилизацион резерв запаста торучы һәм мобилизациягә югары дәрәҗәдә әзер булган гражданнардан тора.
Шул ук вакытта резервка керү өчен яшь буенча (рядовойлар өчен - 52 яшькә кадәр, офицерлар өчен - 67 яшькә кадәр) һәм хөкем ителүләр һәм кулга алынулар булмау кебек критерийларга туры килергә кирәк. Хәрби комиссариатта билгеләп үтүләренчә, резервта әзерлек программасы гражданнарга сугышчан әзерлекнең теоретик һәм практик курсларын узарга мөмкинлек бирә.
Башкортстанның баш хәрби комиссары Михаил Блажевич ассызыклаганча, резервчылар күнегүләр һәм җыеннар вакытында түләүләр ала, шулай ук эш урыннарында уртача хезмәт хакы саклана. Моннан тыш, алар матди тәэмин ителә, җыеннар яисә учениеләр вакытында гомерләре һәм сәламәтлекләре страховкалана.
Михаил Блажевич рядовойга акчалата түләү - 35000 сумга, прапорщикка - 37000 сумга, ә офицерларга, вазыйфасына карап, 70000 сумнан 110000 сумга кадәр җитәргә мөмкин, дип ачыклык кертте.
Фото: башинформ.рф