Башкортстанда тиздән яңгырлар туктаячак. Салкынча һава урынына эсселек киләчәк. Бу фаразны синоптиклар бирде.
Синоптиклар фаразынча, атмосфера басымы арту белән явым-төшем туктаячак. Бу 21 августта булачак. Атна ахырына һава температурасы күтәреләчәк, ул нормадан ике-дүрт градуска артачак.
Русия "Гидрометеорология" үзәге хәбәр иткәнчә, 21-24 августта яңгырлар яумаячак. Көндез термометр баганасы күтәреләчәк: һава температурасы +24, +28 градус булыр, дип фаразлана.
Бу көннәрдә төнлә һава температурасы +17, +19 градуска кадәр җылыначак.
Фото: "Башинформ" агентлыгы