+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 август 2025, 02:17

Тыңламагыз - алданмассыз!

Җинаятьчеләрнең хәйләкәр схемалары аркасында берничә хатын-кыз янә акчаларыннан мәхрүм калган.

Тыңламагыз - алданмассыз!Тыңламагыз - алданмассыз!
Тыңламагыз - алданмассыз!

26 яшьлек уфалы яңа мессенджерда “почта хезмәткәрләре”ннән шалтырату кабул иткән, алар заказлы хатны килеп алырга тәкъдим иткән. Тиздән мошенниклар “легендалары”н үзгәрткән: аның “Госусулуги”дагы аккаунтын ватулары турында белдергән һәм, үзләрен Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштырып, 300 мең сумны “хәвефсез исәпкә” күчерергә күндергән.

Стәрлетамакта яшәүче 34 яшьлек хатынны да шундый ук схема белән алдаганнар. Тик бу юлы зыян суммасы тагын да күбрәк — 450 мең сум булып чыккан.

Октябрьскийдан 63 яшьлек хатын-кызны “түләнмәгән пенсия түләүләре” вәгъдә итеп алдаганнар. Түләүләрне рәсмиләштерү сылтавы белән мошенниклар аны экран демонстрациясен кабызырга һәм смс аша килгән кодны әйтергә мәҗбүр иткәннәр. Нәтиҗәдә аның счетларыннан 760 мең сум юкка чыккан.

Сибайда яшәүче 68 яшьлек хатынга өч көн рәттән аферистлар шалтыраткан. Башта алар үзләрен энергосбыт хезмәткәрләре дип таныштырганнар һәм счетчикны алыштырырга тәкъдим иткәннәр. Аннары аның банк аккаунтларында "мошенниклык операцияләре" теркәлгән дигәннәр дә, алдагы очраклардагы кебек, смс аша килгән кодлар ярдәмендә 450 мең сум акчасын үзләштергәннәр.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында кисәтәләр:

Беркайчан да чит кешеләргә смс аша килгән кодларны, парольләрне һәм банк карталары мәгълүматларын хәбәр итмәгез.

Чит кешеләр үтенече буенча экран демонстрациясен кабызмагыз – бу аларга сезнең финансларга керү мөмкинлеген бирә.

Мәгълүматны тикшерегез – рәсми хезмәтләргә (банк, почта, Энергосбыт) аларның сайтларындагы номерлар буенча шалтыратыгыз.

Паникага бирелмәгез – сез ашыгыч карар кабул итсен өчен мошенниклар еш кына эмоцияләргә басым ясый.

Чит кешеләр шалтыратуын тыңламагыз!
Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас