+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 август 2025, 01:54

Башлангычларның дәвамы да булачак

Тәтешле районында киң колачлы проект сессиясе узды, анда актив кешеләр, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, яшьләр, мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау өлкәләре белгечләре катнашты.

Башлангычларның дәвамы да булачакБашлангычларның дәвамы да булачак
Башлангычларның дәвамы да булачак

Сессиянең төп бурычы - идеяләрне район файдасына эшләячәк реаль проектларга әверелдерергә өйрәнү.

Район хакимияте башлыгы Фәнур Шәйхисламов хакимиятнең актив гражданнарга ярдәм итәргә һәм аларның башлангычларын тормышка ашырырга әзер булуын билгеләп үтте.

Социаль проектлау буенча практикумны ресурс үзәге эксперты, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артур Гыйльманов үткәрде. Бу процесста катнашучылар социаль проектлауның төп инструментлары белән танышып кына калмады, аларны командалар эшендә дә кулланып карады.

Команданы ресурс үзәге эксперты, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Гөлшат Әхмәдиева озатып йөрде. Ул катнашучыларга киләчәк проектларның максатларын, бурычларын һәм структурасын билгеләргә ярдәм итте.

Сессия хакимият башлыгына проектларны тәкъдир итү белән тәмамланды. Ул башлангычларның актуальлеген ассызыклады һәм проектларның Тәтешле районы хакимияте ярдәме белән гамәлгә ашырылачагына ышандырды.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас