

Аңа ярашлы, Башкортстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре он экспортын шактый арттырган. Бу хакта "Россельхознадзор"ның төбәк буенча идарәсеннән хәбәр итәләр.
Бу елның җиде аенда Башкортстан Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстанга 14,6 мең тонна он экспортлаган. Бу, узган елның гыйнвар-июль айларындагыга караганда, 50 процентка күбрәк.
Экспорт онының барлык партияләре пробалары сынау лабораториясендә тикшеренүләр узган. Оныбыз импортер илләрнең таләпләренә тулысынча туры килә, дип белдерделәр күзәтчелек ведомствосында.
Башкортстан ел башыннан 125 мең тонна ашлык, он һәм ярма экспортлаган.
Фото: "Башинформ"