+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 Августа 2025, 11:10

Төзелеш комитетының беренче күчмә утырышы узды

Стәрлетамакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә шәһәр төзелеше комитетының беренче күчмә утырышы булды.

Төзелеш комитетының беренче күчмә утырышы уздыТөзелеш комитетының беренче күчмә утырышы узды
Төзелеш комитетының беренче күчмә утырышы узды

Утырышны ачып, ул, Стәрлетамакның икътисади потенциалын федераль һәм республика дәрәҗәсендәге эре химия һәм нефть химиясе предприятиеләре билгели, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, шәһәрдә төзелеш индустриясе һәм төзелеш материаллары предприятиеләре эшли, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате үсеш алган.

Аның сүзләренә караганда, теләсә кайсы шәһәрне үстерү критерийларының берсе - уңайлы заманча торак төзү.

- Тулаем алганда, Стәрлетамакта шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм шәһәр инфраструктурасын үстерүгә юнәлтелгән актив төзелеш күзәтелә, - диде Андрей Назаров.

Шәһәр төзелеше комитетының күчмә утырышында әйтелгәнчә, бүген муниципалитетта инженерлык инфраструктурасы челтәрләренең куәте җитмәү, шәһәрнең коммуналь инфраструктурасын модернизацияләүгә ихтыяҗ, шулай ук Стәрлетамак шәһәре һәм районы чикләрен үзгәртү белән бәйле кайбер проблемалар бар.

- Стәрлетамакка без аерым игътибар бирәчәкбез, бу - үзенчәлекле шәһәр. Сезнең проблемаларны тою өчен без монда күчмә утырыш уздырдык. Без төп юнәлешләргә игътибар итәчәкбез, алар өстендә эшләячәкбез, – дип йомгаклады Андрей Назаров.

Утырышка йомгак ясап, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры профильле ведомстволарга, Стәрлетамак шәһәре хакимияте белән берлектә, һәр мәсьәләне җентекләп карарга, аларны хәл итү буенча планнар эшләргә һәм тәкъдим итәргә кушты.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас