+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
23 август 2025, 01:14

Эчеп руль артына утыру – җинаять!

Исерек машина йөртүче гаебе белән янә бала гомере өзелде

Эчеп руль артына утыру – җинаять!Эчеп руль артына утыру – җинаять!
Эчеп руль артына утыру – җинаять!

Шәһәр автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, “Датсун” руле артындагы 69 яшьлек машина йөртүче башкаланың Әхмәтов урамы ягына Халыклар дуслыгы проспекты буйлап хәрәкәт иткән. Проспектта ул юл уңаенда туктаган “Хундай Солярис” белән бәрелешкән. “Хундай” руле артында Уфа автомәктәпләренең берсенең курсанты – “права”сы булмаган 17 яшьлек егет утырган.

Юл-транспорт вакыйгасында курсант баш җәрәхәтләре алган һәм дәваханәгә озатыл­ган. Үткәрелгән медицина тик­шеренүе барышында “Датсун” водителенең аек булмавы ачык­ланган. Әлеге хокук бозу өчен аңа карата административ материал төзелгән. Юл-транспорт фаҗигасе факты буенча тикшерү башланган.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтендә балигъ булмаган питбайк йөртүче һәлак бул­ган урында эшли, дип хәбәр итте үзенең телеграм-каналында Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.

Үлемечле юл-транспорт һәлакәте Бәләбәй районында төнге сәгать берләрдә Бәләбәй — Ярмәкәй — Приют автомобиль юлының 1нче чакрымында булган. Беренчел мәгълү­матлар буенча, 42 яшьлек “Лада Калина” водителе сулга бо­рылганда питбайк белән бәрелешкән, аның руле артын­да 14 яшьлек малай бул­ган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә яшүсмер ашыгыч медицина ярдәме килгәнче җан биргән. Вакыйга урынында оператив тикшерү төркеме, экспертлар криминалистлар эшләгән.
Борай районы ДАИ хезмәт­кәрләре үлемгә китергән юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклаган. Бу фаҗига Уфа — Яңа­выл юлының 140нчы чакрымында булган, дип хәбәр ителә Башкортстанның ДАИ телеграм-каналында.

Беренчел мәгълүматлар буенча, “Санг Йонг” автомо­биленең 74 яшьлек водителе Уфа ягыннан Яңавылга таба китеп барганда идарәне югалта һәм машинасы белән юл читенә төшеп китә. Юл-транспорт һәлакәте нәти­җәсендә үзе исән калса да, янында утырган 60 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләр­дән соңрак дәваханәдә үлгән.

Уфада ДАИ хәзмәткәрләре башкаланың Кольцевая урамында автомобиль руле артында китеп баручы сигезенче сыйныф укучысын туктаткан. Юл-патруль хезмәте экипа­жының игътибарын “ВАЗ-2114” машинасы җәлеп иткән. Алгы тәрәзә аша машина йөртүче бик яшь күренгән. Бу хәл шик тудырган, автомобильне туктатканнар. Тикшерү барышында руль артында мәктәп укучысы булуы ачыкланган. Малай автомобильне җыйган акчасына үзаллы сатып алган, әти-әнисенә дә әйтеп тормаган. Балигъ булмаган бала белән машина йөртергә ярамавы, моның өчен яше тулгач таныклык алырга кирәклеге турында профилактик әңгәмә уздырганнар. Малайның әти-әнисен дә чакыртканнар.
Әлшәй районында исерек водитель гаебе белән 12 яшьлек кыз һәлак булган.

Мәгълүматларга караганда, кичке сәгать унынчыда Аксен авылының Вокзал урамында исерек водитель “ВАЗ-2114” белән идарә иткәндә юл кырыеннан велосипедта китеп баручы кызны бәрдергән. Көчле бәрелүдән бала вакыйга урынында һәлак булган.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ирнең исерек килеш машина йөртү таныклыгыннан элегрәк тә мәхрүм ителгәнлеген ачыклаган. Машина йөртүчегә медицина тикшеренүе нәтиҗәсе сулаган һавада 1,400 мг/л алкоголь булуын күрсәткән.

Көнгә чыксаң, юллардагы фаҗигаләр турында күпме хәбәр!.. Кемдер – игътибарсыз, кемдер юл йөрү кагыйдәлә­ренә төкереп карый, кемдер бөтенләй исерек! Нәтиҗәдә, кемнеңдер – газиз баласы, кемнеңдер ата-анасы, туганы кабердә. Моның сәбәпчеләре, сезгә дәшәбез: сезне ничек җир күтәрә?!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас