

Башкортстанда Оборона министрлыгының "Армия мәдәнияте көннәре" федераль проектының өченче көне старт алды.
16:00 сәгатьтә "Торатау" Конгресс-холлында "Җырда - батырлык, биюдә - батырлык!" дип аталган уникаль программада Уфаның "Мирас" җыр һәм бию ансамбле һәм Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак.
Оборона министрлыгының башка иҗат коллективлары гастрольләре Белоретта дәвам итәчәк, анда А. В. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең «Кызыл Йолдыз» җыр һәм бию ансамбле һәм Ленинград хәрби округының фронт иҗат бригадасы артистлары үз концертларын бирәчәк.
Шулай ук Уфада яңа музей экспозицияләре эше дәвам итәчәк, ә "Родина" кинотеатрында һәвәскәрләрнең "Кадетский взгляд" дип аталган кыска метражлы фильмнар фестивалендә катнашкан кинолар күрсәтеләчәк.
Кич белән Совет мәйданында "Көз романтикасы" III Халыкара классик музыка фестивален матур ябылу көтә — программада З. Исмәгыйлевнең "Салават" симфоник поэмасы, А. Бородинның "Князь Игорь" операсыннан "Половецкие пляски" һәм С. Рахманиновның 2нче симфониясенең II өлеше яңгыраячак. Концерт 18:00дә башлана, керү ирекле.
Фото: "Башинформ"