

Дәүләт думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитетын җитәкләүче Ярослав Нилов билгеле бер төркем халык өчен бер үк вакытта ике пенсия түләве алу мөмкинлеге турында хәбәр итте.
Аерым алганда, мондый мөмкинлек Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград һәм Севастополь блокадасын кичергән кешеләр, Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, шулай ук махсус хәрби операция уздыру зонасында ата-аналарының берсен югалткан инвалид балалар өчен каралган.
"РИА Новости" мәгълүматлары буенча, гражданнарның әлеге категорияләре, инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе белән беррәттән, яшь буенча иминият пенсиясе дә алырга хокуклы.
Фото: zianzori.ru