+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 Августа 2025, 11:19

Туган якны хәстәрләү - егетлек!

Баймак районына эш сәфәре барышында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Крепостной Зилаер авылында яшәүчеләр белән очрашты.

Төбәк Министрлар кабинеты җитәкчесе социаль объектларны, шулай ук инфраструктураның торышын карады.

- Фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, фермер хуҗалыклары, мобиль элемтә бар. Бу үзгәрешләр халыкны шатландыра, әмма уңайлырак тормыш һәм яшьләрне җәлеп итү өчен өстәмә көч һәм дәүләт ярдәме таләп ителә. Яшьләр авылда яшәсен өчен шартлар булдырырга тырышачакбыз, - дип ассызыклады Премьер-министр.

Урындагы халык белән әңгәмә барышында Андрей Назаров төбәкнең авыл хуҗалыгында кече җирлекләрнең зур ролен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, Крепостной Зилаер кебек торак пунктларда яшәүчеләрнең иминлеге бөтен Башкортстанны үстерү өчен беренче чираттагы бурыч булып тора.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас