Кичә 20:14 сәгатьтә Уфаның коткаручыларына Рихард Зорге урамындагы йортта дүртенче катның ачык тәрәзәсеннән күкрәк баласы егылып төшүе турында мәгълүмат килгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Урынга ашыгыч ярдәм бригадасы чыккан. Баланы дәваханәгә салганнар.
Арытаба ачыклануынча, бер яшьлек бала, москит челтәренә таянып, тәрәзәдән егылып төшкән. Бу вакытта аның әти-әнисе өйдә булган.
Фото: "Горобзор.ру"