+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 август 2025, 15:22

"Мин монда үзебезнекеләр белән"

Башкортстан хәрби корреспонденты Русия Героена Донбасс төтене исе сеңгән икона тапшырды

"Мин монда үзебезнекеләр белән""Мин монда үзебезнекеләр белән"
"Мин монда үзебезнекеләр белән"

Гүзәл Хәмитова Русия оборона министры урынбасары Рәхмәтенә лаек булды. Бүләкне аңа Русия Герое Денис Чернавин тапшырды. Үз чиратында, Гүзәл Чулпан кызы Д. Чернавинга «Державный покров» иконасын тапшырды.

Уфада "Армия мәдәнияте көннәре" кысаларында хәрби журналистларның "түгәрәк өстәле" узды. Катнашучылар арасында «Башкортостан» ТРК танып- белү программалары редакциясе җитәкчесе Гүзәл Хәмитова да бар иде. Аның хезмәт командировкалары исемлегендә - алгы сызыкка 10 сәфәр.

— Бу командировкалар гуманитар миссия белән дә бәйле, — ди Гүзәл Чулпан кызы. - Мин егетләр белән даими элемтәдә. Әгәр нәрсәгәдер ихтыяҗ туа икән, мин шунда ук ул әйберләрне җыюны оештырам. Күптән түгел «квадрик» өчен шиналар һәм тәгәрмәчләр җибәрүне сорадылар. Бездә инде тулы бер система төзелгән. Сәфәр барышында без шулай ук геройларыбыз турында документаль фильмнар төшерәбез, бу - безнең бурычыбыз.

Гүзәл Хәмитова әйтүенчә, сугышчан шартларда, ирләр коллективында ул үзен яхшы хис итә.

— Минем бик коммуникатив характерым бар, - дип уртаклашты журналист. - Һәм мин бик җиңел яраклашам. Беренче тапкыр килгәч, мин шунда ук бу эшчәнлекнең миңа ошаганын аңладым. Эш шунда ки, мин хәрби тематикада, хәрби фильмнарда тәрбияләнеп үстем. Анда мин - үзебезнекеләр арасында.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас