Башкортстанда ике яшьлек бала, энҗе чәчәгенең агулы җиләген ашап, чак кына үлемнән калган. Бу хәл Салават шәһәре янында булган. Баланы табибларның оператив ярдәме белән генә коткарып калырга өлгергәннәр.
Бу хакта шәһәр дәваханәсендә хәбәр иттеләр.
Шуны белергә кирәк: энҗе чәчәге җиләге көчле агулануга, шулай ук йөрәк эшчәнлеге бозылуга, аңны югалтуга китерергә мөмкин. Сак булыгыз!
Фото: mybashkortostan.ru