Синоптиклар фаразлавынча, бүген көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы +18, +23, көньяк-көнчыгышта +28 градуска кадәр җылыначак.
28 августта, шулай ук, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр явуы ихтимал. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +6, +11, көндез +17, +22 градус булачак.
29 августта урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +6,+11, көнчыгышта +1, көндез +17, +22 градус булачак.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.