+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 август 2025, 15:58

"Геройлар вакыты"нда кем җиңде?

Уфада узучы "Геройлар вакыты" IV Бөтенрусия җыр фестиваленең Гран-при иясе - Санкт-Петербургтан педагог Лидия Трифонова.

"Геройлар вакыты"нда кем җиңде?"Геройлар вакыты"нда кем җиңде?
"Геройлар вакыты"нда кем җиңде?

Җиңүчегә бүләкне бүген "Армия мәдәнияте көннәре"нең йомгаклау тантанасынад Совет мәйданында гала-концерт вакытында республика Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды. Конкурсант «Победы впереди» җырын башкарып җиңү яулады.

- Мин искиткеч бәхетле! - диде Лидия Трифонова. - Башкортстанда мондый зур конкурста минем иҗатымны югары бәяләрләр дип уйламаган идем. Биредә үз шәһәремне лаеклы итеп күрсәтүемә бик шатмын. Иң мөһиме - без иҗатыбыз белән җиңүне якынайтабыз. 80 ел элек кебек үк бөтен дөньяда тынычлык өчен, балаларыбыз, оныкларыбыз яшәсен өчен көрәшкән солдатларыбызның рухын шулай күтәрәбез.

«Сүзләр авторы» номинациясендә җиңүче булып «Даша» җыры белән Фаина Ташманова танылды. Икенче урында "Окраин русская земля" җыры белән - СВОда катнашучы Роман Дорошенко (Метун). Өченче урынга Нефтекамадан “Башкорт аты” җыры белән Альбина Ялалетдинова лаек булды.

«Композитор» номинациясендә беренче урында - Башкортстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Урал Иделбаев, «Таштагы чәчәкләр» җыры өчен.
«Автор җыры» номинациясендә беренче урынны Лиза Саксельцева алды.

«Геройлар вакыты» гала-концерты кысаларында, шулай ук, республиканың иң актив волонтерлары бүләкләнде. Югары бүләкләрне Үзәк хәрби округның хәрби-сәяси идарәсе вәкиле, полковник Владимир Гусев тапшырды. "Zа помощь "Отважным" күкрәк билгесенә түбәндәгеләр лаек булды:
Нияз Алтынгуҗин, Рәис Арсланов, Фәргать Арсланов, Ришат Вәлиев, Сәгыйть Гыйләҗетдинов, Салават Зарипов, Юрий Орда, Кирилл Первов, Фәнил Халиков, Фларис Шәйхетдинов, Александр Алексеев.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас