+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 август 2025, 07:43

Яшәргә дә яшәргә иде әле...

Уфада 12 яшьлек питбайкер һәлак булган.

Яшәргә дә яшәргә иде әле...Яшәргә дә яшәргә иде әле...
Яшәргә дә яшәргә иде әле...
Коточкыч фаҗига 26 августта көндез булган.

Көндезге сәгать дүртенчедә 12 яшьлек малай «Кайо» питбайкында Хезмәт Геройлары бульвары буйлап хәрәкәт иткән. Башкорт кавдивизиясе урамы белән кисешкән урында укучы 29 яшьлек хатын-кыз идарә иткән «Инфинити» автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бала җитди җәрәхәтләр алган һәм шул урында ук үлгән.

Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре авариянең барлык сәбәпләрен ачыклый.

Фото: ЮХХДИ
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас