Анда катнашучылар икътисади җинаятьләргә каршы тору өлкәсендә оператив-хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм методик тәэмин итү юллары турында фикер алышты.
Киңәшмәдә катнашучыларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде.
"Бирегә эчке эшләр органнары бүлекчәләренең киң компетенцияле, һөнәри һәм идарә итү тәҗрибәсенә ия җитәкчеләре җыелды. Киңәшмә эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә яңа стимуллар булдыра, ә кискен мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бәяләп бетергесез, – диде Радий Хәбиров. – Без сезнең белән бергәләп илдә законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү бурычларын хәл итәбез, икътисади вәзгыятькә һәм иҗтимагый тотрыклылыкка уңай йогынты ясый торган чаралар комплексын бергәләп гамәлгә ашырабыз».
Башкортстан Башлыгы республика буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору бүлекчәләренең төбәк контроль органнары, шул исәптән Контроль-исәп палатасы һәм республика Финанс министрлыгы белән хезмәттәшлеген югары бәяләде.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш буенча баш идарәсе башлыгы, полиция генерал-лейтенанты Андрей Курносенко ассызыклаганча, мондый киңәшмәләр даими уза – алар бүлекчәләр эшчәнлегенең төрле аспектларын җентеклерәк ачыкларга мөмкинлеге бирә. Ул республика җитәкчелегенә һәм Уфа юридик институтына очрашуны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Башкортстан буенча эчке эшләр министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы, полиция генерал-майоры Артур Сәйфуллин билгеләп үткәнчә, икътисади хәвефсезлек бүлекчәләренең эшчәнлеге һәм коррупциягә каршы торуы хәзерге шартларда дәүләтнең тотрыклылыгын һәм суверенитетын тәэмин итү өчен фундаменталь булып тора. Инвестицион климат, гражданнарның власть институтларына ышанычы һәм һәр гаиләнең иминлеге әлеге эшнең нәтиҗәлелегенә бәйле.
Киңәшмәдә катнашучыларны, шулай ук, Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Алексей Касьянов һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты башлыгы, полиция полковнигы Виорел Флоча, Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Алла Самойлова һәм Федераль казначылыкның Дәүләт оборона заказы һәм контроле буенча продукциягә бәяләр мониторингы идарәсе башлыгы Игорь Иванов сәламләделәр.