+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 август 2025, 08:24

Сентябрьдә һава торышы нинди булачак?

Синоптиклар үз фаразларын белдерде. "Әбиләр чуагы" көтеләме?

Сентябрьдә һава торышы нинди булачак?Сентябрьдә һава торышы нинди булачак?
Сентябрьдә һава торышы нинди булачак?
Башкортстанда һава торышы бозылды. "Башгидрометүзәк" фаразы буенча, якын көннәрдә яңгырлар, яшенле яңгырлар явачак. Августның соңгы көннәрендә температура +16, +22 градус тирәсе булачак. Көзен нинди һава торышы көтәргә кирәк? Синоптиклар көтелмәгән фараз бирде.

Русия "Гидрометеорология" үзәге фаразлавынча, сентябрь башы җылы булачак. Беренче көннәрдә һава температурасы +22, +25 градус булыр дип фаразлана. Шул ук вакытта яңгырлар көтелми.

"Фобос" үзәгендә, сентябрьнең беренче декадасында һава торышы уңай булачак, дип хәбәр итәләр. Көндез температура +19 градуска кадәр күтәреләчәк, төнге салкыннар да, яңгырлар да көтелми.

Уңайлы җылы һава торышы сентябрьнең икенче декадасында да фаразлана. Гадәттәгедән күпкә җылырак булачак. Термометр баганасы +15, +23 градуска кадәр күтәреләчәк. Яңгырлар булмаячак диярлек.

Айның өченче ункөнлегендә суыта башлаячак. Температура +8, +12 градуска кадәр төшәчәк, вакыт-вакыт яңгырлар ява башлаячак. Октябрьнең беренче декадасы салкынча һәм яңгырлы булыр дип көтелә. Көндез һава температурасы +4, +11 градуска кадәр җылыначак.

Фото: i-gazeta.com


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас