+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 август 2025, 16:44

Үзәк хәрби округы артистлары да Уфада чыгыш ясады

Үзәк хәрби округының җыр һәм бию ансамбле артистлары да Уфада узган "Армия мәдәнияте көннәре"ндә чыгыш ясады. Йомгаклау көнне артистларга дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Жуков һәм Суворов медальләре белән аларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүләкләде.

Үзәк хәрби округы артистлары да Уфада чыгыш ясадыҮзәк хәрби округы артистлары да Уфада чыгыш ясады
Үзәк хәрби округы артистлары да Уфада чыгыш ясады

Биш көн эчендә ансамбль Башкортстанның дүрт шәһәрендә төрле мәйданчыкларда биш концерт бирде.

Республика халкы махсус сайлап алынган артистларның 100дән артык номерын күрде.

Шулай ук, программага Бөек Ватан сугышы чорындагы танылган җырлар, заманча патриотик композицияләр һәм милли биюләр кертелгән иде.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас