

- Республикабызның иң танылган һәм матур вакыйгаларының берсендә быел без фестивальнең спорт программасын сизелерлек киңәйтергә булдык. Мас-рестлинг һәм грэпплинг, көрәш һәм башка ярышлар буенча турнирлар уздырырга планлаштырабыз, - диде вице-премьер Руслан Хәбибов.
«Башкорт аты» фестивале кысаларында махсус гастрономия зонасы оештырылачак. Биредә «Башкортстан продукты» проекты дипломантлары үзләренең иң яхшы продуктларын тәкъдим итәчәк. Чара 6 сентябрьдә Баймак районында узачак.
- Фестивальдә «Башкортстан продукты» проекты дипломантларыбыз республикада җитештерелгән продукциянең төрлелеген күрсәтә алачак. Бу урындагы җитештерүчеләргә ярдәм генә түгел, фестиваль кунаклары өчен безнең төбәкнең уникаль зәвыклары белән танышу мөмкинлеге дә, – диде сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры вазыйфасын башкаручы Василий Таболин.
Фото: pravitelstvorb.ru