Әфганстанда җир тетрәү нәтиҗәсендә кимендә 600 кеше һәлак булган һәм 500дән артыгы зыян күргән, дип хәбәр итә "РИА Новости" басмасы.
Әфганстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Шәрәфәт Заман, хакимиятләр күләмле коткару операциясен башлады һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен йөзләгән кешене мобилизацияләде, дип белдерде.
Фото: Риа Новости