

Исегезгә төшерәбез: 12 яшьлек укучы Родион Хезмәт Геройлары бульвары белән Башкорт кавдивизиясе урамы киселешендә "Infiniti" автомобиле белән юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган иде. Киңкүләм мәгълүмат чараларында, яшүсмергә туган көненә көчле мотоциклны аның әтисе бүләк иткән, дигән хәбәрләр күренде. Социаль челтәрләрдә шәрехләүчеләр, гаилә башлыгы нәкъ менә шуның өчен улыннан гафу үтенгән дә, аның гәүдәсе янында тезләнеп елаган, дип язды, видео куйдылар.
Әтисе бу имеш-мимешләрне кире какты. Аның сүзләренчә, Родион үзенең беренче питбайкына үзе акча эшләгән, гаилә умарталыгында ярдәм иткән. Әти-әнисе аңа ишегалдыннан читкә чыгуны катгый тыйган. Ул көнне малай үзенә икенче питбайк сатып алган, моның өчен бал җыеп саткан. Яшүсмер өлкәннәрнең рөхсәтеннән башка шатлыгын һәм тормышка ашкан хыялын дуслары белән уртаклашырга Дим бистәсенә киткән.
Чит ил машинасы руле артында 30 яшьлек өч бала анасы булган, ул рөхсәт ителгән тизлекне 40 км/сәгатькә арттырган - бәрелүдән соң машинаның тормоз юлы 37 метр тәшкил иткән. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң машина йөртүче хәтта машинадан да чыкмаган, чөнки көчле шок хәлендә булган.
"Минем улымның исемен хурламагыз! Родион беркайчан да иркә бала булмады – киресенчә, эш сөючән, сәләтле, бик яхшы укый иде. Улыбыз белән ул акчаны үзе эшләргә өйрәнә дигән килешү бар иде, - дип искә ала Родионның әтисе. - Шуңа күрә ул минем янда умартачылык белән шөгыльләнде. Аның хыялы - бал кортлары гаиләсен 500гә кадәр арттыру иде. Авария вакытында бала алгы пыяла яныннан оча, машина капотын изә. Анда тәгәрмәч, тән эзләре калган. Видеода баланың ничек биек һәм еракка очып китүе күренә. Аның сәгатенә 100 км тизлектә барган автомобильгә реакция ясау мөмкинлеге булмаган! Ул мотошлемда иде, ләкин бу да аны коткармады", - дип сөйләгән мәрхүмнең әтисе Руслан.
Малайның әтисе сүзләренчә, Родион шундук, газапланмыйча һәлак булган. Тәнендә кан эзләре юк диярлек.
28 августта Родионны туган авылы Йоматауда җирләделәр. Аны соңгы юлга озатырга якыннары һәм дуслары, сыйныфташлары һәм укытучылары, шулай ук битараф булмаган күп кенә авыл кешеләре килгән. Ата-аналар аларның гаиләсен гаепләмәскә, ә балалар белән хәвефсезлек турында сөйләшүнең мөһимлеге турында нәтиҗәләр ясарга чакыра.
Фото: "Комсомольская правда-Уфа"