Синоптиклар Башкортстанда яңгырлар ничә көн дәвам итәчәген хәбәр итте.
"Башгидромет" мәгълүматы буенча, яңгырлар 1 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу атнада +12дән +20 градуска кадәр җылы булачак. Бераз явым-төшем көтелә. 1 сентябрьдә көндез температура +21, +26 булачак.
Һава торышының яхшыруы 9 сентябрьдән генә фаразлана. Ай уртасында "Әбиләр чуагы"н көтәбез.