+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 сентябрь 2025, 01:55

Ишембайда яңа ФАПлар ачыла

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Сәламәтлек саулау” гомумдәүләт проекты кысаларында Ишембай районында янә 5 ФАП ачылу көтелә.

Ишембайда яңа ФАПлар ачылаИшембайда яңа ФАПлар ачыла
Ишембайда яңа ФАПлар ачыла

Ишембай районы хакимияте башлыгы Азат Ишемгулов белдерүенчә, былтыр Ишембай районының Югары Иткул, Макар һәм Колгына авылларында - амбулатория, Салих авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылган.

Киләсе елда районның тагын 5 авылында яңа ФАПлар ачылуы көтелә.

Билгеле булуынча, быел "Сәламәтлек саклау " гомумдәүләт проектының "Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту" төбәк программасына ярашлы, республикада модульле 134 ФАП һәм амбулатория, 6 поликлиника төзеләчәк, 9 дәваханә ремонтланачак, 4,5 мең медицина аппараты һәм 99 автомобиль сатып алыначак.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас