

Анда Русия Президенты Владимир Путин, Кытай Рәисе Си Цзиньпин, КХДР лидеры Ким Чен Ын, тагын 24 илнең дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары катнаша.
Көтелгәнчә, тантана 70 минут дәвам итәчәк, анда Кытай Халык-азатлык армиясе гаскәрләрнең традицион һәм яңа төрләрен тәкъдим итәчәк, болар - 45 расчет, алдынгы ракета технологияләре, танклар, авиация һәм үзләренең пилотсыз системалары.
Истәлекле чараларга, шулай ук, Икенче Бөтендөнья сугышында Кытайның көрәшенә өлеш керткән илләрнең 50 вәкиле һәм гаилә әгъзалары чакырылган, шул исәптән Русия, АКШ, Бөекбритания, Франция һәм Канададан.
Фото: ТААС