«Это семейное» конкурсында бөтен илдән йөзләрчә мең кеше катнаша, алар арасында – Башкортстанның 5000нән артык кешесе. Алар төп призлар – җиңүчеләр өчен торак шартларын яхшыртуга 5 миллион сумлык 60 сертификат һәм финалистлар өчен гаилә сәяхәтләре өчен көрәшергә әзер.
Илебезнең иң дус һәм актив гаилә исеме өчен көрәшергә теләүче конкурсантларга 14 сентябрьгә кадәр гаилә аккаунты булдырырга һәм команданың барлык әгъзаларына анкета тутырырга кирәк.
"Конкурска теркәлү тәмамлана, әмма илебезнең иң рухи һәм гаиләләренең проектка кушылу мөмкинлеге бар әле. Без Русиянең һәр гаиләсе проектта катнашсын дип тырышабыз, чөнки безнең конкурсантлар өчен чикләр юк. Әйтик, безнең гаилә бар, аның әгъзалары өч федераль округта яши, тик аларга ераклык та, вакыт аермасы да чик түгел. Яшь дә комачауламый, хәтта йөз яшьлек катнашучылар да теркәлү узган, алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары да, тыл хезмәтчәннәре дә бар. Безгә 14 сентябрьгә кадәр кушылыгыз һәм гаиләгезгә иң кадерлесен – бергә үткәргән вакытыгызны һәм, әлбәттә, мәхәббәтегезне бүләк итегез!" – дип билгеләп үтте "Русия - мөмкинлекләр иле" Президент платформасы генеральный директоры урынбасары Оксана Ачкасова.