

Башкортстанда бурычлары өчен халыктан тартып алынган милекне сату буенча аукцион игълан ителде. Сатуларның инициаторы булып "Росимущество"ның территориаль идарәсе тора.
Аукционга Уфада һәм Ишембайда булган милек чыгарылган. Әлеге вакытта аларның хаклары гадәтидән 30 процентка арзакрак тора.
Барлык лотлар белән «ГИС торги» сайтында танышырга мөмкин. Аукционда катнашуга гаризалар 29 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Элегрәк "UfaTime.ru", Башкортстанда бурычлыларның автомобильләре 408 мең сумнан сатыла, дип язган иде.
Фото: ufatime.ru