+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 сентябрь 2025, 12:13

Туган көнең белән, Сибай!

Бүген Үзәк мәйданда шәһәр көненә багышланган зур бәйрәм программасы үтә!

Туган көнең белән, Сибай!Туган көнең белән, Сибай!
Туган көнең белән, Сибай!
Шәһәрнең 70 еллыгына багышланган программа зур һәм бай. "Город счастливого детства" - Сибай шәһәренең балалар иҗат коллективларының концерты, икенче сәхнәдә шәһәрнең «Лазурит» бию театры әзерләгән «Родина с Вами» патриотик концерт программасы үтә. Яшьләр программасы да бик бай, шулай ук шәһәрнең юбилеена багышланган "Сибай: 70 лет в сердце каждого" концерты да матур булырга вәгъдә итә.

Тамашачылар чакырылган эстрада йолдызлары концертын көтә, анда исә Башкорт дәүләт филармониясенең тынлы оркестры, Карина, "NAZGUL" этно-төркеме, Вахит Хызыров, Әлфия Юлчурина, Артур Шәрипов, "Зәйнетдин" этно-проекты, Артур Гайсаров, Азат Бикчурин, Тимур Рамазанов кебек талантлар чыгышы көтелә. Ә кичәнең төп хедлайнеры - AY YOLA төркеме булачак!

Бәйрәм көнозыны дәвам итә, аның чикләрендә тематик мәйданчыклар эшли: "Сибай - Һөнәрчеләр шәһәре" чикләрендә кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмә-сату, осталык дәресләре оештырылган; "Профессионаллар шәһәре" кысаларында вакансияләр ярминкәсе, һөнәри юнәлеш күргәзмәсе уза; "Гаилә шәһәре" әти- әниләрне, балаларны күргәзмәләргә, фотозоналарга, интерактивларга чакыра; "Сибай молодой" мәйданчыгы – иҗади мәйданчыклар, уен паркы, күргәзмәләр белән чакырып тора.

Спорт сөючеләрне "Сибай хәрәкәттә" мәйданы чакыра, анда спорт уеннары, ярышлар көтә. Шулай ук үзенчәлекле һәм кызыклы зона - җәмәгать туклануы һәм сәүдә зонасы - "Тәмле Сибай" мәйданчыгы гөрли. Бәйрәм кунакларын шулай ук «Терра Зауралье» экопаркы үзенең махсус техника һәм транспорт күргәзмәләре, бал ярминкәсе, буяулар фестивале һәм күбекле дискотека, Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар, шулай ук күпсанлы башка кызыклы зоналар һәм мәйданчыклары белән көтә.

Тырыш хезмәте белән дан казанган, республиканың көчле икьтисади һәм мәдәни тоткасы булып торган Сибай халкы бүген бәйрәм итә. Данлы юбилеең белән сине, эшчеләр шәһәре Сибай!

Автор: Гөлнара Гыйлемханова


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас