Фестиваль кысаларында бик күп мәйданчыклар эшли, аларда ат үрчетү белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышулар бара. Мәйданчыкларның берсе Башкортстан Республикасында ат туризмын үстерүгә багышланган.
Биредә хакимият һәм туристлык бизнесы вәкилләре генә түгел, ә ат клублары хуҗалары, ат үрчетүчеләр, кыскасы, ат туризмын үстерү темасы кызыклы булган кешеләр җыелган.
Билгеле булуынча, республиканың күп кенә туристлык базаларында ат маршрутлары төзелгән , эшли һәм уңышлы гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, Шүлгәнташ, Торатауда мондый хезмәтләр күптән халыкка тәкъдим ителә һәм ял итүчеләр тарафыннан яратып кулланыла.
Шунысы куанычлы: район авылларында ат асраучылар елдан-ел арта. "Башкортстан Республикасында продуктив елкычылыкны үстерү" мәйданчыгында моны авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов та билгеләп үтте.
Ә Иглин районыннан Идиятуллиннарның популярлашып китүләре өчен AY YOLA төркеменә рәхмәт белдерде, баксаң, аларның атлары клиб төшерүдә катнашкан икән. Бу турыда ат туризмы перспективаларына багышланган панель дискуссиядә катнашкан Сәгыйтьҗан Идиятуллин сөйләп үтте. Бу көтелмәгән «медиа борылыш» нәтиҗәсендә крестьян-фермер хуҗалыгына кунаклар күбәеп киткән икән, игътибар өчен рәхмәт йөзеннән Идиятуллиннар барлык теләүчеләр өчен атта йөрү оештырган. Бүген аларынң крестьян-фермер хуҗалыгында 1500дән артык ат исәпләнә.
Менә шундый төрле темалар яңгырады дискуссиядә. Иң мөһиме - бу сораулар, мәсьәләләр белән кызыксынучы, җаваплар эзләүче кешеләр бар. Димәк, ат туризмына – ак юл!
Гөлнара Гыйлемханова.