

Бу шәһәр паркын реконструкцияләүне күздә тоткан башллангыч 2023 елда "Уңайлы шәһәр мохитен булдыру" гомумдәүләт проекты буенча «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенрусия конкурсында җиңүче булган иде.
Мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү эшләренең гомум бәясе 275 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү - республика шәһәрләре һәм районнары үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Соңгы алты елда Башкортстанда, парклар, скверлар һәм мәйданнарны да кертеп, 800дән артык иҗтимагый зона яңартылды. Мондый күләм федераль программалар ярдәме, урындагы хакимият тырышлыгы һәм проектлар өчен тавыш бирүче халык катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Фото:"Башинформ"